Иштирәк җирлегенә караган Авлаш авылы янында агучы чишмә бәхетле чишмәләр рәтендә.

13 июля 2018 г., пятница

. Иштирәк җирлегенә караган Авлаш авылы янында агучы чишмә бәхетле чишмәләр рәтендә. Аңа матур йорт бүләк иттеләр, төшә торган юлына таш, уңайлы баскыч кордылар. Янында утырып ял итерлек урыннар ясалды, берзаман күләгә биреп торачак, агачлар утыртылды. Бу эшне олы йөрәкле  Герасимов Олег Александрович оештырды. 12 июль- Питрау бәйрәме көнне без шул чишмә янына җыйналып бәйрәм оештырдык. Бу бәйрәм чишмәнең икенче туган көне булды. Авлаш авылының аксакалы Палладиев Михаил Кириллович чишмә тарихын сөйләде. Җырлар, биюләр, котлаулар белән бәйрәм бик күңелле үтте. Югары очлар белән түбән очлар үзара кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Чишмә суы белән кайнатылган самавыр кайнагач бергәләшеп табигать кочагында авыл халкы алып килгән сыйлар белән хушландык. Өстәл артында матур тәрәзә кашагалары ясаган Дорофеев Робимга да зур рәхмәтебезне белдердек. Бәйрәмебезнең зур ярдәмчеләре булып  мәдәният йорты директорлары Круглое Поледан Розалия Тимергалина һәм Биклән авылыннан Дамир Исламов килгәннәр иде. Алар безне аппаратура, җырлар белән куандырдылар. Килгән тамашачыларның күңеленә чара бик хуш килде. Мондый изге җаннар булганда авылыбыз гөрләр, тормыш алга барыр дип ышанасы килә. Чишмә исә, яңа гомер биргән кешеләргә  рәхмәтен, бик күп еллар Авлаш халкын, тирә янда яшәүчеләрне, юлчыларны  саф суы белән сыйлап, җырлый – җырлый агып белдерер.

 

Җырла,чишмәм,гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

Һәрбер кеше белсен бәһаңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне,саклыйк табигатьне,

Белик ,дуслар, чишмә кадерен!

 

 

                   Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шәхнур кызы.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International