“Иң яхшы муниципаль тәҗрибә" Бөтенроссия конкурсының рәсми энциклопедиясе әзерләнә

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Тиздән Россиядә “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” конкурсына йомгак ясалачак. Конкурс барышын мәгълумати яктырту өчен рәсми энциклопедия әзерләнә. Басма битләрендә муниципаль берәмлекләр үзләренең иң уңышлы идарә итү тәҗрибәсен күрсәткән чыгыш, яисә төзекләндерү элементларын чагылдырган фотографияләр, шәhәр турында видеофильм, шәhәр, авыл җирлеге башлыклары белән әңгәмәләр урнаштырырга мөмкиннәр.
Бу материаллар энциклопедиядән тыш конкурсның рәсми сайтында (www.сбгсп.рф) үз урынын алачак. Басма проектта катнашу шартлары биредә урнаштырылган.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International