Нәниләргә бүләккә

2018 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Әлмәт авыл җирлегендә ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Яңа ел белән Кыш Бабай өйләренә килеп котлый. Быел да  Кыш Бабай белән Кар Кызы 10 гаиләдә булып, бүләккә уенчыклар һәм тәм-томнар бүләк иткәннәр.

– Бу матур традициягә башлангыч әле 2010нчы елда ук салынган иде һәм балалар ел саен балалар бәйрәм геройларын өйләрендә көтеп алалар. Чөнки бакчага йөрмәгәч, аларның чын Кыш Бабайны күрергә мөмкинлекләре юк бит, – ди  Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов. – Бүләкләр сатып алуда җирле Совет депутатларының ярдәм итүе дә сөенечле. Быел, мәсәлән, депутатыбыз Рафаэль Камаев булышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International