Бәйрәмнәр вакытында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Анжелика Пушкова белән бергә кар бөртекләре кисәргә өйрәнде.
«Һәр кар бөртеге үзенчәлекле. Һәм аларны тәрәзәгә ябыштырсаң, йолдызлар атылу вакытын күзалларга була. Кар бөртекләрен кисү, балаларның кул моторикасын үстерә», - дип сөйли тәрбияче Анжелика Пушкова.