Татарстанның алкоголь базары Россиядә 39нчы урында

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2017 елдагы эшенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Коллегия утырышында әйтелгәнчә, узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан алкоголь базарының торышы буенча илебез төбәкләре рейтингында 39нчы урында тора.
Ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сүзләренә караганда, әлеге исемлектә хәлне төзәтү өчен республиканың мөмкинлекләре һәм резервлары бар. Моның өчен контроль органнарының бердәм эшләве зарур. Аерым алганда, бизнесны планнан тыш тикшерүләр күрсәткечен киметергә кирәк. Татарстан федераль рейтингның кимендә беренче унлыгына керергә тиеш, дип йомгаклады Җәүдәт Әхмәтханов.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International