ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре эшенә кызыгучы кешеләр күп, тик эшнең тыңгысыз, уңайсыз якларын бары тик хезмәткәрләр үзләре генә белә. Менә гыйнвар ял-каникуллар чорында да Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге, башкалар ял иткәндә, 2 нче гынвардан эшкә чыкты. Бу чорда үлемне, тууны теркәү буенча Алабуга халкы бернинди кыенлык күрмәде, ЗАГС ишеге һәрчак ачык булды.