30 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү булды. Бу гаилә- Филеневлар гаилəсе, Алексей улы Андрей һәм Николай кызы Оксананың гаиләдә бишенче балалары,малайлары туды, аңа Максим исеме куштылар.
ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата-аналарны чын күңелдән котлап, беренче дəүлəт документы - туу турында таныклык һəм Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнеханов исеменнəн йомшак уенчык тапшырды.