Татарстанда “Сугыш еллары хатлары” фотокүргәзмәсе бара

2018 елның 23 марты, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Татарстанда “Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар” дигән күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Ул “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Татарстан төбәк оешмасы “Тарихи хәтер” проекты эгидасында гамәлгә ашырыла. 
Фотокүргәзмә Казанда 2017 елның 2 декабрендә ачылды, ә быел аны республикабызның күп кенә районнарында яшәүчеләр күрә алды. Мәсәлән, 22-23 мартта ул Балтач муниципаль районында кунакта. Киләсе тукталыш Арча муниципаль районында булачак. Фотокүргәзмә барлык районнарда булып, үз эшен 9 май – Җиңү көнендә Казанда тәмамлаячак.
Проектның максаты: булган вакыйгалар, туган як, аның кешеләре турында гадел хәтерне саклау. Күргәзмә нигезен фронттан килгән һәм республикабыз халкы кадерләп саклаган хатлар тәшкил итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International