Татарстанда зират җирләренең яртылашы гына дәүләт реестрына кертелгән

2018 елның 23 марты, җомга

Хәзерге вакытта Татарстанда каберлекләргә бирелгән җир кишәрлекләренең фәкать 50 проценты кадастр исәбенә куелган. Татарстан Республикасында каберлекләрне карап тоту һәм саклауны оештыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары – юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров шундый мәгълүмат җиткерде. Бу чараны видеоконференция режимында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде.
Сергей Столяров сүзләренә караганда, хәзер республикада 3475  зират бар. Аларның 1735е дәүләт реестрына кертелмәгән җир кишәрлекләрендә урнашкан.
“Әлеге эшне активлаштыру һәм тәмамлау зарур. Чөнки җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә куймый торып, нинди дә булса башка гамәлләр башкару мөмкин түгел,”– диде ассызыклап, чыгыш ясаучы.
Агымдагы елның 1 мартына зиратлар биләгән җир кишәрлекләренең иң күбесе кадастр исәбенә Зәй (34), Сарман (25), Балтач (19), Кукмара (17) һәм Теләче (16) муниципаль районнарында куелган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International