Арча якташлыгы Казанда үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте

2018 елның 6 апреле, җомга

Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Арча муниципаль районыннан чыккан якташлар очрашуы булды. Игелекле гадәткә әйләнгән бу чара елдан-ел популярлаша бара. Быел ул Арча якташлыгының оешуына 20 ел тулуга һәм бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗаниның тууыны 200 ел тулуга багышланды.
Бу түгәрәк даталар уңаеннан театр сәхнәсендә театрлаштырылган зур концерт булды, анда Арча районыннан чыккан татар эстрадасы артистлары, шулай ук үзешчән җырчылар һәм коллективлар катнашты. Театр фойесында халык промысельләре күргәзмәсе эшләп торды.
Белешмә өчен. “Арча якташлыгы” әлеге муниципалитетның Иске Йорт авылы кешесе, “Востокстройтрансгаз” җәмгыяте җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев тарафыннан оештырылган иде. Хәзер аңа Казанбаш авылында туган, бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелек итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International