Казанның “Соловьиная роща” микрорайонында 1224 урынлык мәктәп төзеләчәк

2018 елның 6 апреле, җомга

Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Соловьиная роща” микрорайонында мәктәп проектлауны һәм төзүне башларга кушты. Бу хакта Twitter’дагы микроблогында республика башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” МА.
Яңа мәгариф учреждениесе 1224 укучыга исәпләнә. Аны 2019 елның сентябренә төзеп бетерергә һәм ачарга ниятлиләр.
“Соловьиная роща” микрорайоны 1440 фатирлы биш торак йорттан тора, алар инде файдалануга бирелгән. 800 фатирлы тагын ике йортны төзү тәмамланып килә. Моннан тыш янәшәдә генә “Әкияти урман” һәм “Тулпар” торак комплекслары бар.
2015 елдан “Соловьиная роща” торак комплексында 140 кешегә исәпләнгән 137 номерлы “Сандугачкай” балалар бакчасы ачылган иде һәм мәктәп төзелеше кирәкләге һаман ачыграк сизелде. Монда яшәүчеләр хакимияткә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткәннәр иде инде.


 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International