Күптән түгел Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге республикакүләм бәйгедән җиңү белән кайтты. Ел саен оештырылучы бәйгеләрнең берсе булган – Иңбер Шәфыйков исемендәге “Моңлы курай” VIIнче ачык республикакүләм курайчылар бәйгесендә катнашып, сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “Тургай” фольклор ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук әлеге бәйгедә тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучы Язилә Кыямова катнашты. Ул да 1 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады (җитәкчесе – Рунар Шәяхмәтов). Язиләгә концертмейстер буларак мәктәбебезнең актив укучысы Мансур Закиров баянда уйнады.