Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә килде.  

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты.

Алар Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләренең торышы, урып-җыю кампаниясе барышы, АСКда перспектив инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Россия Авыл хуҗалыгы министры төбәкнең авыл хуҗалыгында уңай үсеш динамикасын билгеләп үтте. 2017 ел йомгаклары буенча гомумроссия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә республика өлеше 4,5% тәшкил итә.

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга зур игътибар бирелә, диде министр.  

Рөстәм Миңнеханов министрга АСК үстерүдәге өстенлекле проектлар турында сөйләде, шулардан цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүне билгеләп үтте.  

Дмитрий Патрушев төбәкнең бу юнәлештәге инициативаларын хуплады.  

Россия Авыл хуҗалыгы министры белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International