Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Караваево авылы кешесе Чернова Анна Еремеевнаны 90 яше белән котладылар

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Караваево авылы кешесе Чернова Анна Еремеевнаны 90 яше белән котладылар.

 Анна Еремеевна Татарстан АССР, Алексеевск районы, Караваево авылында ишле гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була, ләкин ул өлкәннәр белән беррәттән колхоз терлекләре өчен азык әзерли, басуда эшли, урман кисәргә йөри.

Ире белән тәртипле ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гомере буена Анна Еремеевна “Большевик” совхозында эшли. Анна Еремеевнаның дүрт оныгы, биш оныкчыгы  бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International