Министр инициатив җәмәгатьчелек төркеме һәм бизнес вәкилләре белән очрашты

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Александр Шадриков Займище поселогы активистлары белән очрашты. Гражданнарны кабул итү барышында территорияне үстерү мәсьәләләренә комплекслы фәнни якын килүнең әһәмиятле булуы билгеләнде. Активистларга хәбәр ителгәнчә, белешмәләрне алга таба системага салу, Куйбышев сусаклагычы акваториясендәге утрау системаларының иң кыйммәтле урыннарын өйрәнү һәм ачыклау максатларында быел Куйбышев сусаклагычы утрауларындагы табигать ресурсларын инвентарьлаштыру һәм экологик бәяләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшен алып бару планлаштырылган. Моннан тыш, Татарстанның экология министры калдыклар белән эш итү мәсьәләләрендә инициатив җәмәгатьчелек төркеме һәм бизнес вәкилләре белән очрашты. Очрашу йомгаклары буенча икенчел чималны җыю һәм утильләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү, шулай ук тәкъдимнәрне Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча республиканың ведомствоара эш төркеме утырышының көн тәртибенә кертү карары кабул ителде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International