Иннополис университетында информатика буенча eJOI2018 Европа олимпиадасы старт алды

2018 елның 27 июле, җомга

Биш көн дәвамында Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында җиңү өчен 21 илдән (Әрмәнстан, Әзербайҗан, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Венгрия, Греция, Кипр, Латвия, Литва, Македония, Молдова, Польша, Румыния, Россия, Сербия, Словения, Финляндия, Франция, Хорватия һәм Эстония) 80 катнашучы көч сынашачак.

Олимпиаданы ачу тантанасында катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин, eJOI2018 президенты Манер Касимир һәм Мәгариф һәм фән министры урынбасары — Күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, Мәгариф министры Наталья Гречаникова сәламләде.

Информатика буенча eJOI2018 Европа олимпиадасы (European Junior Olympiad in Informatics) информатика буенча Халыкара олимпиадасының кагыйдәләре буенча үткәрелә. Ярышта 15 яшькә кадәрле программистлар катнашалар. Алар сынау һәм ике төп тур үтәләр, С++ яки Java телендә мәсьәләләр чишәләр. Катнашу өчен Ауропа Советы әгъза-илләре командалары чакырылган. Һәр команданы 2 җитәкче һәм 4 укучы презентацияли.

eJOI олимпиадасы узган елны беренче тапкыр  Болгария президенты Румен Радев, мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт европа комиссары Тибор Наврачич һәм цифрлы икътисад һәм җәмгыять буенча европа комиссары Мария Габриель  канаты астында Софиядә узды. Олимпиаданың  башлап йөрүчеләренең берсе — информатика буенча Халыкара олимпиаданың президенты профессор Красимир Манев.

Иннополис университетында укыту-тренировка җыемнарының нәтиҗәләре буенча ике команда өчен сигез катнашучы сайлап алынды. Алар  олимпиадада Россияне тәкъдим итәчәкләр.  Алар  - Мәскәү, Санкт-Петербург, Липецк өлкәсе мәктәп укучылары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International