Казанда «Интерграфика: Казан-Верчелли» халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылачак

2018 елның 27 июле, җомга

9 август көнне 16.00 сәгатьтә Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә «Интерграфика: Казан-Верчелли» халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылачак.

Күргәзмәдә катнашучылар – Италиянең төрле шәһәрләреннән (Верчелли, Генуя, Милан, Аскона) 13, Польшадан  (Лодзь) 1, Россиядән  (Казан, Чаллы, Мәскәү) 7 рәссам – беренче тапкыр 2017 елның май-июнь айларында Италиянең төньягындагы провинция башкаласы   Верчелли шәһәрендә узган “Верчелли – Казан – заманча басма графика сәнгатендә үзара йогынты һәм багланышлар” исемле халыкара остаханәдә очрашкан иде. Чара төсле ксилография остасы  Роберто Джанинетти тарафыннан шәһәр мэриясе һәм провинциянең дини җәмәгатьчелеге ярдәмендә үткәрелгән. Рәссамнар алдында төсле ксилография техникасын, Италия остасы тәҗрибәсен үзләштерү бурычы гына куелмады, алар Верчелли шәһәре һәм провинциясе, аның урта гасыр һәм бүгенге тарихы белән танышып, яңа өйрәнгән техника ярдәмендә үз тәэсирләре белән уртаклашырга тиеш иде. Рус рәссамнарының күргәзмәгә дип китерелгән гравюралары һәм Италиядә иҗат ителгән рәсемнәр Верчеллига бүләк ителде, алар ел дәвамында Италиянең төрле шәһәрләрендә оештырылган экспозицияләрдә катнашып килде.

Казандагы күргәзмә өчен (киләчәктә ул Мәскәүдә дә ачылачак) чит ил рәссамнары – Роберто Джанинетти, Пьеранжела Ореккиа, Сильвио Поцатти, Паоло Сегицци, Магда Касперска һәм башкалар - Италиядә рус осталары тарафыннан ясалган басма формалар кулланып, «Верчелли-Казан – заманча гравюра үрнәкләре» сериясен әзерләде.

Татарстанның әйдәп баручы гравюра осталары (Александр Артамонов, Ирина Антонова, Вера Карасева, Марат Миңгалеев), шулай ук Сергей Репнин (хәзерге вакытта Мәскәүдә яши, ләкин Казанның сәнгать вакыйгаларыннан читтә калмый), узган елда Италиядә булган тәэсирләрдән илһамланып иҗат ителгән яңа әсәрләрен тәкъдим итә.

Күргәзмә «Казанский штрих-ход» халыкара иҗади остаханә кысаларында ачыла. Башкалабызга Италия һәм Польшадан 10 рәссам киләчәк. Алар күргәзмә ачылышында катнашачак, шәһәребез белән танышып, истәлекле урыннарында булачак. Моннан тыш, кунаклар Татарстанның рәссам - графика осталары белән очрашып, тәҗрибә уртаклашачак. Чит ил рәссамнарының Республикада булу тәэсирләре белән иҗат ителгән әсәрләре киләчәк күргәзмәләрдә урын алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International