Казанда 10 нчы тапкыр Халыкара «Крутушка» этник фестивале узачак

2018 елның 27 июле, җомга

Юбилей   фестивале  23-26 август көннәрендә Крутушка бистәсендәге “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә  үткәреләчәк.

2009 елда беренче тапкыр оештырылган Халыкара «Крутушка»  фестивале этник музыка һәм җанлы фольклор мирасның кыйммәтен аңлаучылар өчен көтелгән вакыйгага әйләнде. Бу юлы чарага узган елларда чыгыш ясап тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгергән төркемнәр һәм әлегә танылмаган яңа исемнәр дә чакырылган.

World music юнәлешен сәхнәдә Россия һәм дөньякүләм йолдызлар тәкъдим итәчәк: «Троiца» этно-триосы (Беларусь), «Tázló» ансамбле (Венгрия), «Ayyıldız-Önür-Sağun trio» (Төркия), Сергей Старостин (Мәскәү шәһәре), Зуля Камалова & The children of the underground (Австралия-Россия), Nadishana (Россия-Германия), «Samhey» и Rishab Prasanna (Россия-Һиндстан), «Safety Magic» (Мәскәү шәһәре) һәм этник колорит белән заманча чаралар  кулланып иҗат итүче башка  музыкантлар.

Аерым игътибар этнографик юнәлешкә бирелгән, аның катнашучылары – чын мәгънәсендә үз халыкларының традицияләре сагында торучылар. “Крутушка”да Татарстан  һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иң яхшы коллективлар башкаруында татар, керәшен, рус, мари, чуваш, мордва, башкорт, удмурт музыкалары яңгыраячак.

Фестиваль кысаларында  23 һәм 24 август көннәрендә “Традицияләр һәм бүгенге көн: күчеш үзенчәлекләре, үзгәреш мөмкинлекләре” исемле фәнни-гамәли, мәдәни-белем бирү конференциясе узачак.

Теркәлү өчен мәгълүмат:

e-mail: info@krutushka.ru

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 245-06-37, +79030621608

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International