26 нчы июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында 100 кг колбаса эшләнмәләре ташыганда вееринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешенчә суытылмый торган транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.