Пенсионерларның "Интернетка рәхмәт-2018" компьютер гыйлемлелеген өйрәнүдәге шәхси казанышлары дүртенче Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә

2018 елның 31 июле, сишәмбе

1 октябрьгә кадәр пенсионерларның "Интернетка рәхмәт-2018" компьютер гыйлемлелеген өйрәнүдәге шәхси казанышлары дүртенче Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.

Ул Россия Пенсия фонды, "Таттелеком" ПАО, өлкән буын гражданнарында компьютер һәм интернет гыйлемлелеген үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру Координацион үзәге тарафыннан оештырылган. Бәйге номинацияләре: gosuslugi.ruминем тәҗрибәм порталы; Минем интернеттагы казанышларым; Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче; Интернет-туган якны өйрәнүче; Интернет-сәяхәтче. Бәйгедә катнашуга компьютер һәм интернет челтәрендә эш итү нигезләрен үзлектән үзләштергән өлкән яшьтәге (50 плюс) кешеләр һәм шулай ук махсус курслар тәмамлаган затлар чакырыла. Катнашу өчен www.azbukainterneta.ru сайтында гариза бирергә һәм шуңа өстәп үзеңнең бәйге эшен - номинациягә туры китерелгән эссе һәм фотографияләр тәкъдим итәргә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International