Буада “Чәчәкләр бәйрәме” район конкурсы игълан ителде. Монда августның 1еннән 25енә кадәр Буаның бөтен предприятие, учреждение, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Номинацияләр: Җитештерү һәм аның тирәсендәге территорияне чәчәкләр белән иң яхшы бизәү; Шәхси хуҗалыкны чәчәкләр белән иң яхшы бизәү; Буа шәһәренең 238 еллыгына, районның 88 еллыгына багышланган чәчәкләрдән иң яхшы картина; ТСЖны чәчәкләр белән иң яхшы бизәү.
Конкурс нәтиҗәләре Буа шәһәренең 238 еллыгына, районның 88 еллыгына багышланган бәйрәмдә игълан ителәчәк. Конкурсны оештыручыларның контактлары: Буа шәһәре, Р.Люксембург ур., 155 йорт, Үзәк китапханә bua.bibi@yandex.ru, 8 (84374)3-23-60, Илүзә Фаткуллина.