2018 нче елның мәгариф системасы август киңәшмәсе кысаларында Куралово мәктәбендә “Укыту – тәрбия эшендә – мәгарифне үстерүнең төп факторы – мәгарифнең эчтәлеген яңарту” темасына утырыш уздырдылар.
Бу мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре секциясе эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов та катнашты.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләре Казанның ачык Талантлар Университеты директоры Акмалов А.Ф. белән очраштылар. Алга таба мәгарифнең сыйфатын яхшырту буенча карарлар кабул иттеләр.