В.И. Качалов исемендәге Казан зур рус драма театры труппасы ялдан чыкты

2018 елның 17 августы, җомга

17 август көнне театрның төп сәхнәсендә традицион труппа җыены булды. Театрның сәнгать җитәкчесе, директоры Александр Славутский 228 елгы сезонга планнар турында сөйләде. Яңа сезон 14 сентябрьдә Бомаршеның качаловчыларның репертуарында  хит булган “Безумный день или Женитьба Фигаро”  комедиясе белән башланып китәчәк.

Сезонда беренче премьера - А.Н.Островскийның “Лес” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль, репетицияләрне Петербург режиссеры, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты  Игорь Коняев башлап җибәрде. Спектакльдә Светлана Романова, Михаил Галицкий, Илья Петров, Илья Славутский, Алексей Захаров, Геннадий Прытков һәм театрның башка артистлары уйнаячак.

Көтелгән премьераларның берсе – Евгений Шварцның «Дракон» әсәре. Драматургның иң кызык пьесаларының берсе өстендә театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский эшли башлаган инде.

Октябрь-ноябрь айларына планлаштырылган Качалов театраль фестивале - сезонда иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булырга охшап тора. Бу форумның афишасы һәм офф-программасы алдагы көннәрдә формалашып бетәр, дип көтелә. Ләкин хәзер үк инде анда Вахтангов исемендәге театр, Санкт-Петербургның Ленсовет исемендәге һәм Кече драма театрлары, Воронеждан Камера театры катнашачагы билгеле.

Германия һәм Кытайга уңышлы гастрольләр оештырганнан соң, бу сезонда качаловчылар алардан җавап сәфәрләр көтә: казанлылар Ганновер һәм Пекин театрлары чыгышын күрә алачак.

Сезон азагында труппа киңмасштаблы гастрольләр белән Севастопольгә барырга ниятли. Быел юбилей даталары да шактый булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International