Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның барлык мөселманнарны Корбан гаете бәйрәме белән котлавы

2018 елның 18 августы, шимбә

          Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

          Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек булсын. Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International