Фикер иясе, фән эшлеклесе, тарихчы, журналист, спортсмен, архив эшен оештыручы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Д.Р.Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә тарих фәннәре докторы, танылган журналист, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архи идарәсе җитәкчесе Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов (12.09.1940 – 7.02.2014) истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Чарада Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р.Ә.Шәйхетдинова, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.А.Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Р.Р.Салихов, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты Р.Р.Хәйретдинов, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы И.Р.Таһиров, республикабызның башка фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы Д.Р.Шәрәфетдиновның документлары, китаплары, фото һәм кулъязмалары күргәзмәсен тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International