Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда фин компанияләре бизнес-форумы уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Микко Хаутала белән очрашты. Очрашу «Finnish Business in Kazan» эшлекле форумы мәйданында узды. 

Микко Хаутала Татарстанда ФИнляндиянең бизнес-делегациясен җитәкләде. Форумда авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәгълүмат технологияләре, сәнәгать җиһазлары, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка өлкәләрдәге Финляндия компанияләре тәкъдим ителде. 

"Ышанам, әлеге бизнес-миссия Россия-Финляндия мөнәсәбәтләре кысаларында уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Финляндия - Татарстанның стратегик чит ил хезмәттәшләренең берсе. Төбәкләр дәрәҗәсендә дә мөнәсәбәтләр мөмкинлекләре дә бар", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, декабрь аенда Татарстан эшлекле делегациясе Хельсинкига барачак. "Үзара файдалы юнәлешләр табуыбызда шик юк", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән Финляндиянең төзелеш, мәгариф, мәгълүмат технологияләре, спорт һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре бар. 

Микко Хаутала Татарстан җитәкчелегенә Финляндия бизнес-форумын оештыруда һәм республика территориясендә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Шуннан Финляндия эшлекле даирәләре турында һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләре турында хәбәр ителде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International