“Әкият” балалар бакчасында “Уйный-уйный татарча сөйләшергә өйрәнәбез” дигән КВН узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәре катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасының  зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре өчен “Уйный-уйный татарча сөйләшергә өйрәнәбез” дигән КВН узды.

Матур итеп бизәлгән залда тамашачылар  «Светлячки» һәм «Любознайки» төркеме уенчыларын  сәламләделәр. КВН барлык кагыйдәләргә туры китереп оештырылган иде. Командалар  барлык сорауларга да лаеклы җавап бирделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Балалар әниләре белән бергә кызыклы һәм мавыктыргыч формада татар теле буенча белемнәрен ныгыттылар.  0.5 балл аерма белән «Светлячки» командасы җиңү яулады.

Котлыйбыз!!!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International