Лениногорскида хокук сакчылары мәктәп укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрде

2019 елның 22 феврале, җомга

 «Батырлык атнасы» акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы ветераны белән берлектә 11нче гимназиянең полиция сыйныф укучылары белән Батырлык дәресе үткәрделәр.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган  «Батырлык атнасы» чаралары яшь егетләргә чын батырлык үрнәкләре бирәләр.

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Ногманов Габдрәшит Габдрәүф улы җинаятьләрне ачу һәм куркыныч җинаятьчеләрне тоткарлау турындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Отставкадагы милиция подполковнигы егетләргә һәм көн саен җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлык сагында торган полиция хезмәткәрләре турында сөйләде. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International