Буада "Без бергә" конкурсының муниципаль этабы узды

2019 елның 23 марты, шимбә

Кичә, 22 март көнне, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе базасында "Без бергә" балалар халык иҗаты республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс балаларда сәнгать-эстетик иҗатны үстерү һәм гомуммилли һәм этномәдәни кыйммәтләр нигезендә Россия халыкларының милли мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Районның 17 мәктәбе 4 номинациядә үзләренең талантларын күрсәттеләр: "Хореография", "Иҗади гаилә", "Мода театры", "Театр куелышы" 2 яшь категориясендә (кече һәм өлкән). Һәр мәктәп үзенең чыгышында төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын ачты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International