Лениногорск районы башлыгы җирле үзидарә эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” форматында узган утырышта катнашты

2019 елның 23 марты, шимбә

2019 елның 22 мартында “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы рәислегендә җирле үзидарә эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматында утырыш узды. «Түгәрәк өстәл» эшендә Лениногорск районы башлыгы Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы, Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе, Гарипов Илнур Мәхмүт улы - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы, Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе катнашты. Утырышта шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Залаков Наил Ринат улы, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы, гамәлдәге закон таләпләре нигезендә, муниципаль районының гидротехник корылмаларының торышы турында чыгыш ясады.

 «Түгәрәк өстәл» утырышында зиратларны төзекләндерү һәм тиешле категориягә күчерү, караучысыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International