2004 елгы һәм яшьрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышлары

2019 елның 23 марты, шимбә

2019 елның 21 мартында «SABA-ARENA " спорт комплексында өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышлары - РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Минниханов Н.М. истәлегенә өстәл теннисы буенча XVIII мемориал ачылды.
Ярышларда катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургалиевич Минниханов, урман хуҗалыгы министры Равил Афраимович Кузюров, беренче спорт министрының урынбасары Хәлил Хамитович Шәйхетдинов, «юл хәрәкәте иминлеге» директоры Рифкат Нургалиевич Минниханов,  Өстәл теннисы федерациясе Вице-президенты Геннадий Михайлович Аргаков, «Карамай» генераль директоры Алимас Шагиевич Вәлиев, "Саба урман хуҗалыгы» директоры Васил Нуруллинович Гиззатуллин, «Трансломпеработка» директоры Марат Ибрагимович  Галиев, «Трейд Металл» директоры Илсур Ибрагимович Галиев  һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләделәр.
Ярышларда катнашу өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург шәһәре, Чуваш Республикасы, Курган өлкәсе, Краснодар крае спортчылары килде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International