Рөстәм Миңнеханов: Ышанам, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык ныгый гына барачак

2019 елның 23 марты, шимбә

Татарстан белән Башкортстан арасында хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча үсә ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкорстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде. 

"Башкортстан һәм Татарстан - илебезнең гаять көчле төбәкләре, алар Россия регионнары арасында сәнәгать мөмкинлекләре буенча беренче унлыкка керә. Безнең беркайчан да көндәш булмадык һәм булмаячакбыз да. Башкортсан - безгә иң якын республикаю Безне товар әйләнеше күләмен генә алыйк: без төрле юнәлешләрдә, шул исәптән нефть химиясе өлкәсендә дә бер-беребезгә бәйле һәм бер-беребезне тулыландырабыз", - диде ТР Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә. 

Аның сүзләренчә, региональ җитәкчелек эшчәнлеге дәрәҗәсен билгеләүче төп критерий - халык тормышы дәрәҗәсе, бу субъектның икътисадый үсешенә бәйле. "Без Европадагы тормыш дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Бу максатка ирешү өчен күп нәрсә башкарырга кирәк, әмма иң әһәмиятлесе - икътисад. Шуңа күрә Татарстан һәм Башкортстанга икътисадый потенциалыбызны киңәйтү өлкәсенә җитди алынырга кирәк. Бу - берничә стратегик юнәлеш, алар нефть химиясенә, машина төзелешенә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү. Барлык бу юнәлешләрдә безнең төбәкләрдә эш бара", - диде Татарстан Президенты. 

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия субъектлары вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. Валетнина Матвиенко Россия Президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткерде. 

Башкортстан Республикасы башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Радий Хабиров чыгышында ассызыклаганча, Башкортстан - Россиянең җөп төбәкләренең берсе. "Башкортстан халыкының ничәмә-ничә буыны Ватанны дошманнардан саклый, бөек төзелешләрдә хезмәт итә, шәһәрләр һәм авыллар, фабрикалар һәм заводлар төзи. Республикабыз халкының фидакяр хезмәте исәбенә республика авыл хуҗалыгы өлкәсеннән илебезнең алдынгы сәнәгый регионнарының берсенә әверелде". 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәхнәгә Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров белән чыкты. 

"Башкортстан халкын әһәмиятле датасы - республика оешуга 100 ел тулу белән котлыйм. Башкортстанга алга таба да үсүен һәм чәчәк атуын телим. Ышанам, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык ныгый гына барачак", - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

Татарстан Президенты республика җитәкчелегенә татар-башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла сурәтләнгән картина бүләк итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International