ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте


chistopol.tatarstan.ru

Татарстан халыклары съездына туры китерелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” этномәдәни эстафетаны оештыру һәм үткәрү кысаларында 2017 елның 13 апрелендә 9.30 сәгатьтә Үзәк китапханәдә язучылар – Фоат Галимуллин, Ольга Левадная – 2007 елда Державин премиясе лауреаты, Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була. Теләге булган һәркемне чакырабыз!


laishevo.tatarstan.ru

11 апрельдә Державино авылы китапханәсендә мәктәп укучыларының тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Мәрьям Хәбибулла кызы белән очрашуы булды. Балалар ветеранның сугыш вакытының кыенлыклары турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Алар күп сораулар бирделәр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Мәрьям Хәбибулла кызы сугыш еллары һәм тылдагы авыр хезмәт турында күз яшьләре белән сөйләде. Бу очрашу анда катнашучыларның барысында да дулкынлану һәм җылылык калдырды.


laishevo.tatarstan.ru

11 апрельдә Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Белла Ахмадуллинаның тууына 80 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.


laishevo.tatarstan.ru

Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен "Хлеб - всему голова" чарасы оештырды. Очрашуда балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, аның безнең өстәлдә ничек барлыкка килүе белән таныштылар. 


laishevo.tatarstan.ru

7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында якташ язучыбыз Фәридә Шакированың юбилее уңаеннан “Күңелендә кояш нуры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  Иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якыннары Фәридә ханыма тирән  соклану хисләрен белдерделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә шигырь, җыр-моңга үрелеп барды.

 


baltasi.tatarstan.ru

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов киңәшмә-планерка уздырды.


chistopol.tatarstan.ru

ЦВР да “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы узды.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Бүген  район башлыгы Валерий Чершинцев “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләрне кабул итте.


mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International