ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

"Экояз 2017" конкурсы кысаларында балалар бакчасында "Агач утырт һәм сакла!" акциясе үткәрелде. Әти-әни, әби-бабай, балалар һәм хезмәткәрләр катнашында бакча территориясенә 85 төп агач утыртылды. Балалар бакчасы коллективы исеменнән акциядә катнашкан барлык кешегә зур рәхмәт белдерәбез. Утырткан агачларыбыз үзебезгә куаныч, шатлык китерсен, тирә якка ямь таратсын! 


saby.tatarstan.ru

Соңгы елларда Георгий тасмасы Россияда Бөек Жиңүне искә алу символына әйләнде. 28 апрель көнне Баулы ГХАТ бүлегендә регистрация алдыннан яшь парларны һәм аларның кунакларын кыскача Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе белән таныштырдылар.


bavly.tatarstan.ru

Традиция буенча уза торган шимбә утырышы район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә бүген дә узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара  «Пирамида» да узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. 


almetyevsk.tatarstan.ru

29 апрельдә Казанның “Пирамида“ күңел ачу үзәгендә  “Ел хәйриячесе – 2016“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтлиләр.

 


agryz.tatarstan.ru

Әлмәт районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сөрәләр, күлтилиләр, чәчәләр. 29 апрельгә булган статистик мәгълүматлар буенча, быелгысы елда 16041 мең гектарда көзге культураларны тукландырырга, 31345 мең гектарда бөртекле культураларны чәчәргә кирәк. Барлык чәчү эшләренең 45,4 проценты башкарылган инде.


almetyevsk.tatarstan.ru

 Поташняя Поляна урманчылыгы территориясендә уртак көч белән 12500 ылыслы агачлар үсентесе утыртылды. Яшелләндерү эшендә шәһәрең һөнәри көллияте, физкультура техникумы, КНИТУ-КАИ филиалы студентлары да катнашты. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   


almetyevsk.tatarstan.ru

Районыбыздагы барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында фестивальгә әзерлек белән яшәделәр. 36 коллективны «иләктән иләгәннән» соң иң матур чыгыш ясаучылар финалга уздылар.


agryz.tatarstan.ru

Район башлыгы Валерий Макаров Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының VIII Халыкара конференциясендә катнашып кайтты.


agryz.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International