ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге уникаль учреждениенең барлыкка килүе белән әлмәтлеләр «Татнефть» ААҖнә рәхмәтле.

Өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту, шулай итеп гомер озынлыгына да этәргеч бирүче уникаль программа ел башыннан гамәлгә куела башлады. Аның кысаларында сәламәтләндерү тренажерлары заллары  Җәлил, Азнакай, Лениногорскида ачылды. Бүген шундый үзәкләрнең берсе Әлмәттә дә ишекләрен ачты. Ул Чехов урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан. Тантана барышында «Татнефть» ААҖнең бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов, район башакарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов чыгыш ясады.


almetyevsk.tatarstan.ru

Сабантуй “Алга” һәм “Родина” колхозларында, шулай ук Биләр, Зур Тигәнәле, Урманасты Шунталысы, Коры Көрнәле, Кыр Шунталысы, Югары Татар Майнасы авылларында һәм район авылларында булачак. Бәйрәм  иртәнге 10 да башланачак.


alekseevskiy.tatarstan.ru

Туган як тарихы музее.


cheremshan.tatarstan.ru

ЮХИДИ хезмәткәрләренең  суд приставлары белән берлектә уздырылган рейды нәтиҗәсез үтмәде. 3 сәгать эчендә вакытында административ штрафларын  түләмәгәннәргә карата 8 беркетмә төзелде. Аларның дүртесе салымнар, калганнары кредитлар буенча. Ике автомобильгә арест салынды.


almetyevsk.tatarstan.ru

Район һәм шәһәр территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе узды.

 


leninogorsk.tatarstan.ru

26 нан 29 июньгә кадәр Актанышның балалар иҗат үзәгендә авыл районнары егет-кызлары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.


aktanysh.tatarstan.ru

Лениногорск балалар йортының «Родничок» лагеры капиталь ремонттан соң кабат ачылды. Тантанада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима катнашты. Хәзер лагерь барлык таләпләргә дә туры килә. Ул республика программасы буенча, “Татнефть” ярдәме белән ремонтланды.


leninogorsk.tatarstan.ru

Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза калдыра аласыз. uslugi.tatarsran.ru. Ул балалар өчен айлык түләү, пенсионерларга аена бер тапкыр түләнә торган акча һәм башкалар. Гариза 10 көн эчендә карала.


leninogorsk.tatarstan.ru

30 майда Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев яңа һөнәри бәйрәм – Кораб төзүчеләр көнен булдыру турында указга кул куйды.
Указ 2 июньдә Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылды. Документка ярашлы, Кораб (судно) төзүчеләр көне 29 июньдә билгеләнә. Бу көннең үз тарихы да бар. 1667 елның 29 июнендә патша Алексей Михайлович указы нигезендә дәүләт заказы белән Русиядә беренче хәрби “Орел” корабы төзелгән.Әле Русиянең суднолар төзү тармагында 200 меңнәр артык кеше хезмәт сала.


almetyevsk.tatarstan.ru

«РусРегионИнформ» агентлыгы һәм  «Экономическая политика России» журналы муниципаль берәмлекләрнең баш мәгълүмати вәкиллеге оештыра: http://rusregioninform.ru/predstavitelstvo. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.


leninogorsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International