ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанда 2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр «Бөтенроссия кыр көне – 2017» уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. АБу – авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновационысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә.


chistopol.tatarstan.ru

Чистай мөселманнары Биләргә веломарафон оештыра 


chistopol.tatarstan.ru

Чирмешән муниципаль  районы  башлыгы Фердинат Дәүләтшин  гражданнарны  кабул итә.


cheremshan.tatarstan.ru

Хезмәт законы бозылу хакында"Халык контроленә" хәбәр итәргә була.


cheremshan.tatarstan.ru

Гаилә парларына махсус ярдәм күрсәтү өчен ышаныч телефоны: 8(843)293-24-68


cheremshan.tatarstan.ru

Әйе, район ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин. Ел башыннан алып, районыбызда барлыгы 145 сабый туу теркәлгән. Бу сан узган елның 6 айлык күрсәткече белән чагыштырганда, куанырлык! Чөнки былтыр 124 бала гына туган булган. 

Тик шунысы күңелне борчый - үлем очраклары ике елда да туучыларга караганда артыграк шул. 2016 елның ярты еллыгында - 175 , быел исә 182 кеше мәңгелеккә арабыздан киткән. 


baltasi.tatarstan.ru

4 июль көнне терлек азыгы әзерләү буенча район җитәкчелеге һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды


aktanysh.tatarstan.ru

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 8 июль көнне Кама Тамагы штпдагы Т.Миңнуллин ис. паркта бәйрәм чарасы уздырылачак.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

“Kazan-Arena” стадионы – футбол буенча узган Конфедерацияләр кубогы турнирында иң яхшы стадионнарның берсе булып танылган. Уенчылар да, җыелма командаларның тренерлары да стадионның уңайлылыгына, газон сыйфатына югары бәя биргән. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов билгеләп узды.

Министр стадионда газонның озак кына әзерләнгәнен, иң заманча технология кулланылганын белдерде. “Бүген “Казан-Арена” теләсә нинди дәрәҗәдәге турнир уздыру өчен уңышлы стадион дияргә була”, - диде ул.

Владимир Леонов, матч алдыннан тренировкалар үткәрү өчен, “Рубин”, “Электрон” стадионнары тулысынча реконструкцияләнүен билгеләп үтте. “Үзәк стадионда газон алмаштырылмады, косметик процедуралар гына үткәрелде. Барлык объектлар тулысынча ФИФА таләпләренә яраклаштырылды. Тренировка мәйданчыклары буенча бары тик уңай бәяләмәләр генә ишеттек. Иң яхшы җыелмалар шул стадион кырларында шөгыльләнде. Әлеге тренировка мәйданчыклары Казанда 2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатында да файдаланылачак. Шулай ук, “Динамо” стадионы да тренировка өчен эшкә җигеләчәк, моның өчен тиешенчә әзерләнәчәк. “Идел” яшьләр үзәге, “Ак Барс” хоккей клубы базасы, “Казан” тау чаңгысы комплексы, “Рубин” футбол клубы базалары да тренировка уздыру өчен эшкә җигеләчәк. Моның өчен алар үзгәртеп корылачак. Реконструкция эшләре 2017 елда төгәлләнергә тиеш дип көтәбез”, - дип белдерде Владимир Леонов.

Искәртеп үтик, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда 16, 20, 24 һәм 27 июнь көннәрендә төркемле этапның дүрт уены, 30 июнь һәм 6 нчы июльдә плей-офф матчлары узачак. 2017 елның 1 нче декабрендә Мәскәүдә жирәбә салу оештырыла.

 


almetyevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International