ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Гомумән республика буенча бүгенге көнгә 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән. Бу – 1119,2 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш терлеккә 19 центнер азык туры килә.


aktanysh.tatarstan.ru

2017 елның 1 августына барлык категория салым түләүчеләрнең, барлык төр салымнар буенча бурычлары 4,5 миллион сум тәшкил итә.


cheremshan.tatarstan.ru

Чистайда Энгельс урамын төзекләндерү бара


chistopol.tatarstan.ru

"Джукетау" торак комплексында юл төзиләр


chistopol.tatarstan.ru

29 июльдә  Черёмухово авыл мәдәният йортында “Минем кече Ватаным” дигән хәйрия концерты булды


novosheshminsk.tatarstan.ru

Татарстанда 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән


cheremshan.tatarstan.ru

30 июль көнне район мәдәният йортында “Илһамлы Сарман” дип исемләнгән моңлы, җырлы, данлыклы Сарман төбәгенең якташлар очрашуы булып узды. Моннан элегрәк үткән очрашулардан аермалы буларак, быелгы якташлар очрашуы Сарман төбәгенең үзендә үтте. Әлеге чараны оештыручы – тамырлары белән Дүсем авылы кызы, бүгенге көндә Себердә яшәүче якташыбыз, татар җәмгыяте оешмасы рәисе урынбасары – Роза Кәрәмовна Низамова. Бәйрәмне район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин башлап җибәрде. Әлеге очрашуда катнашкан һәркемнең күңелендә бары матур, якты хатирәләр калгандыр. Искиткеч җылы атмосфера, миллилек, туган җиргә, төбәккә карата булган сагыну, җирсү, мәхәббәт хисләре һәркемне кич буе озата барды. Ерак араларны якын итеп кайткан якташларыбыз арасында бөек галимнәр – Х.Миңнегулов, Ф.Яхин; шагыйрь-шагыйрәләребез Р.Кәрәми, К.Булатова; сәхнә йолдызлары, театр артистлары – Фәридә Сафина, Айсылу Мирхафизхан, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Рәмзия Фәйзуллина, Алмаз Ишморатов, Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе; республикабызның атказанган табибы – Лениз Ризатдинов; Татарстанның Уралдагы даими вәкиле урынбасары Хәйдәр Гыйлфанов һәм башкаларның булулары очрашуны чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелдерде, бәйрәмгә күтәренке рух өстәде


sarmanovo.tatarstan.ru

Августның беренче көнендә яшен һәм боз яварга мөмкин. Көчле җил чыгуы ихтимал.


almetyevsk.tatarstan.ru

30 июльдә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан район узәк ял паркында зур бәйрәм чарасы утте.


sarmanovo.tatarstan.ru

Чистай якташлар җәмгыяте республика конкурсында икенче урын алды


chistopol.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International