Районда кыр эшләре дәвам итә. 12 сентябрьгә бөртеклеләр 36 064 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 80 процентыннан җыеп алынды.
Алдагы ял көннәрендә җәйге спартакиада кысаларында СОК "Акчарлак" базасында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында мини-футбол зональ турниры ярышлары уза.
Ядегәр авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Тәмле сүз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга кызыклы шигырьләр укыды, уеннар уйнатты, матур сүзләрне гел кулланырга кирәклеген исләренә төшерде.
"Татарстан Республикасы волонтерлык үсеше үзәге" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән 2017 елның 11 сентябреннән 13 октябрьгә кадәр "Сәламәтлек сессиясе" халыкара проектының "Профилактик биремнәр пакетының" II этабын башлап җибәрә.
Ул Бөгелмәдә үтте. Анда социаль проек төзү, грантка заявка тутыру турында аңлаттылар. Семинарда катнашучылар сораулар да бирә алды.
14 сентябрьдә Азнакайда 12.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә Халыклар дуслыгы йорты ачылачак.