ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында төзелеп, шушы көннәрдә кулланылышка тапшырылачак балалар спорт һәм уен мәйданчыкларының торышы, әзерлеге белән танышты.


kaybici.tatarstan.ru

Смәел китапханәсе тарафыннан Смәел урта мәктәбе укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.Беренче мәдәни дәреснең темасы"Театрда кунакта" исеме астында узды.Балаларга татар театрлары тарихы хакында презентация ,"Әкият"курчак театры репертуарыннан видеороликлар күрсәтелде.


baltasi.tatarstan.ru

Мәдәният хезмәткәрләре Дәүләт бюджет өстәмә һөнәри белем бирү учреҗдениясе “Социомәдәни һәм сәнгать  белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты”нда белем алдылар. Аларга дипломнар тапшырылды.


saby.tatarstan.ru

Үткән шимбәдә үзәк сулык мәйданында “Татарстан кроссы – 2017” ярышлары кысаларында, “Милләтләр кроссы – 2017” дип аталган спорт бәйрәме үтте. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланып, “Бугульминская газета” бүләкләренә оештырылган чара 3 мең кешене берләштерде.


bugulma.tatarstan.ru

Шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелегендә хакимият хезмәткәрләре үзәк сулыкны чүп-чардан арындыру эшен башкарырга кереште. Шәһәр өмәсендә шулай ук оешма, предприятие хезмәткәрләре үз территориясен чистартырга чыкты.


bugulma.tatarstan.ru

13 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсендә китап укучылар өчен экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында "Экстремизмга юл юк!" исеме астында күргәзмә ясалды. Буклетлар таратылды.


baltasi.tatarstan.ru

14 сентябрь көнне Шубан авыл  китапханәсе  китап укучы волонтерлары  белән «Сак булыгыз – балалар» операциясенә чыктылар. Юлда очраган шоферларга шулай ук машина-трактор паркында  буклетлар таратылды.


baltasi.tatarstan.ru

15 сентябрь  көнне Шубан авыл китапханәсе «Укучының  мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында мәктәп белән берлектә Шубан мәктәбе укучылары өчен «Минем сөйгән китабым»  исемле библиографик дәрес үткәрделәр. Дәрес берничә сәяхәт-тукталыштан торды. Нәрсә ул китап, китапханә, китапханәче. Балалар үзләренең фикерләрен җиткерде. Китап тоту кагыйдәләрен искә тошердек. Мәдәни көндәлек белән эшләү тәртипләре турында аңлатма бирдек. Сәяхәтебездә «Китап киңәшчең синең» исемле презентация   күрсәтелде. 15 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды.


baltasi.tatarstan.ru

Бүген Әлмәттә “Татарстан Кроссы” ярышлары узды. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырылды. 

11-15 сентябрьдә балалар бакчалары һәм мәктәп стадионнары мәйданнарында тәрбияләнүчеләр арасында йөгерешләр да булып узды. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Җәйге чорда шәһәребездә урам бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әверелде. Ул “Шәһәр мохите” Федераль партия проекты кысаларында үткәрелә.


bugulma.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International