Бүген шәһәр паркында "Татнефть"хезмәткәрләре профсоюзлар көнен билгеләп уздылар. Татарстанның төрле районнарыннан 142 меңләп төбәкара профсоюз членнары килгән иде. Компаниянең профсоюз комитеты 174 беренчел, 638 профоешмасын, 2747 профтөркемне берләштерә.
Эвакуация буенча күнегүләрдә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә катнашты.
Билгеләнгән вакыт эчендә алар мәктәп бинасыннан чыгып, исемлек буенча тикшерү өчен тезелеп бастылар. ОБЖ укытучысы Сергей Гордеев барысына да ут белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерде. Башлангыч класс укучыларын көнкүреш электр һәм газ приборларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Ә өлкән класс укучыларына шәфкать туташы Валентина Голубева янгында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.
Юлламасында Президент мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде, ди депутат.
Сарманда 21 сентябрьгә чөгендер 5012 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 42 процентыннан җыеп алынды.
20 сентябрьдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов басуларда булып, уракта барган ярышның чираттагы җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр.
2017 елда республикада капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме - 93 %. Хәзерге вактытта урыннарда документларны төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Беренче ярминкә "Тоговый двор" җәмгыяте биләмәләрендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.