ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш.


apastovo.tatarstan.ru

30 сентябрьдә “Юбилейный” паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан арзан булачак, дип хәбәр иткән иде. Сатылачак продукциягә түбәндәге бәяләр тәкъдим ителә


leninogorsk.tatarstan.ru

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28е көнне, салкынча, ләкин явым-төшемсез булачак.  Минимальная температура төнлә +0..+5º; туфракта урыны белән кырау  -3º. Максималь температура көндез +5..+10º.

 


almetyevsk.tatarstan.ru

4 октябрьдән  алып 3 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасы айлыгы узачак. Шул айлык кысаларында 4 октябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр оештырылачак.


almetyevsk.tatarstan.ru

Энгель Фәттахов педагог балаларны яратырга һәм аларның сәләтләрен үстерә белергә тиеш, дип белдерә.


mamadysh.tatarstan.ru

Районда картлык буенча пенсия алучы 3766 кеше яши. Күркәм традиция буенча, алар өчен әлеге ункөнлек дәвамында күптөрле чаралар, кызыклы очрашулар, акцияләр, спорт ярышлары үткәреләчәк. Һәр елдагыча, өлкәннәр өчен “кайнар линия” эшләячәк. 


kaybici.tatarstan.ru

Комсомол турында сөйләштеләр


chistopol.tatarstan.ru

Соңгы елларда җөмһүриятебездә халыкның сәламәтлеген ныгыту, аларга спорт белән шөгыльләнү, буш вакытларын файдалы уздыру өчен шактый эшләр башкарылды. 


mamadysh.tatarstan.ru

29 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.


aznakayevo.tatarstan.ru

Бүген илебездә Тәрбияче көне билгеләп үтелә.
Кешенең зур тормышка юлы балалар бакчасыннан башлана. Ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Сезнең һөнәр гаять мөһим һәм җаваплы. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә!


aznakayevo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International