ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

30 сентябрь көнне медицина хезмәткәрләре район өмәсендә зиратта актив катнаштылар.


muslumovo.tatarstan.ru

29 сентябрь көнне Иске Карамалы клубында сәламәтлек саклау ветераннары белән очрашу үтте.


muslumovo.tatarstan.ru

“Свияга” җәядән ату комплексында атказанган спорт мастеры Василий Мосин призына җиңүчеләр билгеле булды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан Раушан Шәрифнең ''Өмет'' спектакле тәкъдим ителде.


saby.tatarstan.ru

Бүген Мәдәният йортлары, авыл клублары, балалар сәнгать мәктәбе һәм китапханә хезмәткәрләре елдан ел традициягә кереп барган ''Кабак бәйрәмендә'' катнаштылар.


saby.tatarstan.ru
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз! 1 октябрь – күңел кылларын тибрәтүче, мәрхәмәтле гамәлләргә өндәүче, өлкән буын кешеләренә хөрмәтебезне күрсәтү көне. Бу көн - безнең сезгә булган хисләребезне җиткерү, шәһәр-районыбызда, гомумән, бөтен илебездә сез башкарган эш-гамәлләргә, балаларыгыз-оныкларыгыз өчен кылган изгелекләргә олы рәхмәтне белдерүгә тагын бер сәбәп тә. Әлеге бәйрәм зирәклек чыганагын, тормыш тәҗрибәсен, фидакарьлек һәм әхлаклылыкны, Ватаныбызга эчкерсез хезмәт итүне дә гәүдәләндерә. Нәкъ менә авыр мизгелләрдә киңәш сорап без сезгә мөрәҗәгать итәбез, нәкъ менә сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз. Сезнең куллар белән күпмилләтле халкыбызның тарихы барлыкка килгән, туган шәһәребез, районыбыз, гомумән, илебезнең даны сезнең фидакарь хезмәтегез бәрабәренә арткан. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! Тормышны яратуыгыз, оптимистик рухта яшәвегез, илнең киләчәгенә ышаныч белән каравыгыз өчен аерым рәхмәт. Бу сыйфатларны сез – өлкән буын кешеләре иң катлаулы елларда да югалтмадыгыз, бездә дә үз-үзебезгә ышаныч тәрбияләдегез, шуның нәтиҗәсендә төрле тормыш сынауларын җиңәрлек буын сезнең сафларны алыштыра килә. Республика һәм район җитәкчелеге ветераннарга һәм пенсионерларга төрле проблемаларны чишүдә ярдәм итү өчен барысын да эшли. Әмма нинди генә матди ярдәм дә якыннарның, дусларның мәхәббәтен, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәт белән каравын алыштыра алмый. Ихтирам, игътибар, хөрмәт, мәхәббәт дигән бу эчкерсез хисләрне сезгә һәрвакыт тоярга язсын. Шунысы куанычлы, әле күпләрегез сезнең - бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашучылар, иҗат, спорт белән янучылар. Без өлкән буын кешеләренең ирешкән уңышлары белән горурланабыз, сездән үрнәк алып яшибез, эшлибез. Сезнең гражданлык активлыгыгызга, тормыш позициягезгә сокланабыз. Хөрмәтле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим! Һәр көнегез туганнарыгыз, якыннарыгызның җан җылысын тоеп үтсен! Бәйрәм белән сезне! Р.Г. Кәримов, муниципаль район башлыгы

zainsk.tatarstan.ru

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме күрсәтүне һәм бала табу хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина аңлатуынча, манту урынына хәзер мәктәпләрдә диаскинтест файдаланыла башлады. 


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Быел Гашурә көне мөхәррәм аеның унынчы көненә – 30 сентябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бу көнне ураза тоткан.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

«Озак яшәүнең аның бер сере дә юк. Ходай биргән гомергә шөкер итеп, теләсә кайсы вакытта сабыр, кеше булып кала белергә генә кирәк. Менә мин дә, нинди генә авырлык килсә дә, Аллаһы Тәгаләгә сыендым, аңардан ярдәм сорадым, сабыр иттем», – дияргә ярата Апас районы, Чүри Бураш авылында гомер итүче Фәһимә Баһаветдинова. Диярлеге бик бар: 102 яшьаңа хәзер!


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Вакцинациягә кагылышлы ­11 иң актуаль сорауга табиблар җавабы.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International