ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлыйм. Гражданлык теләктәшлеге һәм бердәмлек традицияләре – безнең җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең үсеш нигезләре. Бары тик бергә һәм бердәм булганда гына без халыкка озак еллар хезмәт итүче, тормышны яхшы якка үзгәртүче проектларны тормышка ашыра алабыз, дәүләтебез үсеше перспективаларын ача алабыз. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле Татарстан халкының тарихы бердәмлеген беркетте. Моннан 25 ел элек кабул ителгән Конституция безнең бәйсезлегебезнең ныклы нигезе, Татарстанның югары халыкара дәрәҗәсе һәм уңышлы үсеш гаранты булып тора. Татарстанлылар, Республика Конституциясенә тугрылык саклап, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә республиканың бөтенлеге һәм мәнфәгатьләре сагында торырга әзер һәм сәләтле булуларын күрсәтәләр. Конституция, җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре буларак, иҗтимагый-сәяси бердәмлек, теләктәшлек һәм тотрыклылыкны ныгытты. Конституциядә каралган Татарстан Республикасы үсешенең өстенлекле проектлары ирекле үсеш, куркынычсызлык һәм иминлек өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне гражданнарны берләштерүгә хезмәт итә, индивидуализмнан китәргә, җәмгыятебез алдында җаваплылыкны үстерүгә булыша. Әлеге бәйрәмнәр бүген Ватаныбызның иминлеге һәм үсеше, иреге хакына төрле буыннарны, халык һәм милләтләрне, социаль катламнарны, хезмәт ияләрен берләштерәүгә юнәлдерелгән. Хөрмәтле зәйлеләр! Сезнең өчен бу бәйрәм көннәре безнең иксез-чиксез зур илебезнең бер халкы булуыбызны искәртсен. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим. Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов.


zainsk.tatarstan.ru

Хөрмәтле Югары Осланлылар! ООО "Страховая компания "АК БАРС-Мед" хәбәр итә: түләүсез медицина ярдәме алырга булыша торган 2011 нче елда чыккан полисларны бердәм формадагы яңалары белән алыштырырга тәкъдим итәбез.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Кайбыч муниципаль районы “Агрофирма Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире Рәшит Гыймранов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


kaybici.tatarstan.ru

Кайбыч район үзәк китапханәсе коллективы 42 ел гомерен китапханә хезмәтенә багышлаган Фаягөл апа Батталованы 80 яшьлек юбилее белән котлады. 


kaybici.tatarstan.ru

2017 нче елның 7 нче ноябрендә Югары Ослан Прокуратурасында  чираттагы эшмәкәрләрне кабул итү көне булачак.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Сентябрь-ноябрь айларында мәктәпләрдә финанс грамотлылыгы дәресләре үткәрелә. Аны оештыручы – РФ ның Үзәк Банкы һәм Идел буе федераль округының мониторинг акционерлары. Бу дәресләр РФ Мәгариф Министрлыгы белән килешенгән график буенча уздырыла.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Сабантуйдан ким булмады бүген шәһәребезнең үзәк мәйданында оештырылган ярминкә, чөнки ул зур бәйрәмгә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.


mamadysh.tatarstan.ru

1 ноябрь көнне Буа шәһәрендә "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" исемле Республикакүләм IV фәнни -гамәли конференция узды.


kaybici.tatarstan.ru

Хөрмәтле Фирдәүсә Газизулловна! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.


bkaybic-kaybici.tatarstan.ru

Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, тарих укытучысы Роза Насыйбуллина җитәкчелегендә, Олы Подберезье мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды.


kaybici.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International