ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

3 ноябрь көнне Түбән Тархан авылы китапханәсендә С.Я.Маршакның  130 еллыгына багышланган әдәби сораулы- җаваплы чара уздырылды


tetushi.tatarstan.ru

6 ноябрь көнне Метрәй авыл халык театры коллективы З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район халкына  Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен тәкъдим итте.


muslumovo.tatarstan.ru

7 ноярьдә  9-11 сыйныф укучыларының Казан кооператив институты  вәкилләре белән очрашулары узды. Укытучылар  үз чыгышында уку йорты, факультетлар буенча экскурсия ясадылар. Әңгәмә барышында студентларның чит илләрдә дә стажировка үтүләре хакында аңлатылды. Институтка 2018 елда кабул итү тәртибе белән таныштырылды. Абитуриентларның һәм студентларның  тулай торак белән тәэмин ителәчәгенә басым ясалды.


tulachi.tatarstan.ru

Бүген "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда 1981 елдагы шәһәрдә яшәүчеләрдән мөрәҗәгать белән капсуланы ачу тантанасы үтте. Чарада Дәүләт Советы рәисе, Әлмәтнең мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Рөстәм Мөхәммәдиев, шәһәр һәм район халкы һәм ветераннары катнашты.


almetyevsk.tatarstan.ru

“Нур“ мәдрәсәсендә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре нигезендә һәм аһәңле итеп уку буенча бәйге узды. Ул биш яшь төркемендә оештырылды. 


agryz.tatarstan.ru

3-4 ноябрь көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында “Безнең заман” республикакүләм оешма-предприятияләрдә эшләүче яшьләр фестиваленең Казан зонасы туры булып узды. Фестивальдә Казан шәһәрендә урнашкан җитештерү предприятияләре, төрле оешмалары белән беррәттән башкалага якын урнашкан районнардан җыелма командалар да катнашты.


tulachi.tatarstan.ru

6 ноябрьдә республика Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтте.


aksubayevo.tatarstan.ru

4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Бердәмлек көне” уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән түгәрәк өстәл үткәрделәр. “Бердәмлектә - көч” дип аталган сөйләшү яшьләр өчен бик файдалы булды.


tulachi.tatarstan.ru

1941 год… Тракторчылар курсына кешеләр җибәрү турында...


tetushi.tatarstan.ru

Нәниләр эшчәнлек барышында кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлап уздылар, савыт-саба темасын үзләштерделәр. Ә әти-әниләр балаларын бик кызыксынып күзәттеләр. Соңынны үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп җанлы әңгәмәдә катнаштылар.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International