ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР ның экология министры Фәрит Абделганиев Югары Ослан районның Клянчино авылы аркылы ага торган  Клянчейка елгасы ярының тотрыкландыру эшләре белән кызыксынды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Дусай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның ихтирамга лаек тыл ветераны Бәхтиева Гамбәрия апаны 90 яше белән тәбрикләп, матур теләкләр теләп бүләк  тапшырдылар.


muslumovo.tatarstan.ru

Әниләр көнен Әлмәт драма театрында билгеләп уздылар. Әниләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, Әлмәт хатын-кызлары берлеге рәисе Гүзәл Еремеева котладылар. Уңган-булган аналарга сәхнәдән рәхмәт сүзләре яңгырады, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бик күңелле узды.


almetyevsk.tatarstan.ru

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте


chistopol.tatarstan.ru

Хәзерге кундә Иннополиста 3000 нән артык кеше яши һәм алар бу урынны үз йорты итеп саный. Алар арасында аеруча аны яратучы  Иннополисның поклонниклары да бар. Шуның өчен «InnoHeroes» дигән хәрәкәт барлыкка килде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Терлекчелек сораулары буенча киңәшмә узды


chistopol.tatarstan.ru

Татарстан Республикасының авыл җирлекләре арасында үткән республика конкурсына йомгак ясалды.


laishevo.tatarstan.ru

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, медицина профилактикасы үзәге, район ветераннары советы тарафыннан оештырылган күз авыруларын профилактикалау буенча пациент мәктәбенең чираттагы дәресе 21 ноябрь көнне "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә узды. Алынган белемнәрне "Әлмәт саклык кенәгәсенә" керттеләр. Лекцияләр белән Әлмәт үзәк район хастаханәсе һәм 3нче номерлы Әлмәт шәһәр хастаханәсе офтальмология белгечләре Әлфисә Камалиева һәм Юлия Волкова чыгыш ясадылар.


almetyevsk.tatarstan.ru

 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр шәһәрдә һәм районда кабул итү атналыгы узачак. Бу көннәрдә гражданнар борчыган сораулары белән төрле дәрәҗәдәге депутатларга мөрәҗәгать итә алалар. Партиянең җирле бүлегендә гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутатлары  Николай Кольгин,  Наиль Маганов,  Рөстәм Хәлимов кабул итәчәкләр.


almetyevsk.tatarstan.ru

4 гыйнвардан 8енә кадәр Лаеш районында Идел акваториясендә сноукайтинг буенча «Оранжевый ветер 2018» дигән Россия кубогының II этабы үтәчәк.


laishevo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International