ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. Халыкны китапханәгә күбрәк тарту максатыннан 2017 елны китапханә “Урта Мишә халкы укый” бәйгесе игълан иткән иде. Бәйге игълан ителгәч, китапханәбезгә йөрүчеләр саны тагын да артты. Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г.И. китап укучыларның 2017 елда китап укуларына нәтиҗә ясап, “Төрле һөнәр ияләре арасыннан иң күп китап укучыларны” котлап медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  “2017 нче ел китап укучысы” исеменә Гобайдуллин Фоат абый лаек булды.


tulachi.tatarstan.ru

Тугаш авыл мәдәният йортында “Кил Яңа ел безне куандырып” дип исемләнгән кичә булып узды. Бәйрәм уеннарыннан соң "Бас, бас, катырак бас, биегәнне курсеннәр..." исемле дискотека булды. 


muslumovo.tatarstan.ru

Яңа елда китапханә ишекләрен иң беренчеләрдән булып кече яшьтәге китап укучылар ачты.Бу көнне китапханәче аларның игътибарын кызыклы сюрпризлар, мавыктыргыч әдәби биремнәр, яңа ел уеннарына һәм конкурсларына җәлеп итте. Кар кызы нәниләрне яңа китаплар һәм балалар язучыларының кыш турында язылган шигырьләре белән “тутырылган” библиоконфетлар белән “сыйлады”. Ә Кыш бабай аларны күргәзмәдәге “табышмак-кар бөртекләре” белән танышырга чакырды. Биш табышмакка дөрес җавап биргән балаларны баллы кучтәнәчләреннән авыз иттерде. Бу көнне акциядә катнашкан һәркем яңа ел агачына китапханә һәм китапханәче адресына булган изге теләкләрен, тәкъдимнәрен язып калдырды. Чара ахырында барлык катнашучылар оттырышсыз лотереяда катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар.


tulachi.tatarstan.ru

10 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре"Раштуа бәйрәмендә  очрашу" дип аталган кичә үткәрделәр.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Кызлар арасындагы ярышта 8 команда Кукмара, Әтнә, Арча, Теләче районнарыннан  чыгыш ясады. Волейбол буенча Теләче спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович,  Габделхаев Рәшит һәм Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче мәктәбе кызлары  катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Шәтке һәм Олы Мәтәскә мәктәбе кызлары командасы 3 урынны яулады. Теләче мәктәбе 5 урында.

Спорт мәктәбе  җитәкчелеге ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” генераль директоры Гиләҗетдинов Фәрид Фарук улына олы рәхмәтен белдерә.


tulachi.tatarstan.ru

10 гыйнвар көнне 2 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Китапханәче Мухаметзянова А.И. балаларны  китапларның килеп чыгу тарихы һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштырды. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.


tulachi.tatarstan.ru

Бар җиһан ап-ак ! Мондый вакытта балалар урамда уйнарга бик яраталар. Балалар саф һавага чыгып табигатьне күзәтәләр, хезмәт белэн шогыльләнәләр, төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар.

       Кыш көне саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, чыныктыра. Балаларның организмына чиста һава керә, чөнки кыш көне җәйге чорга караганда һавада салкын булганлыктан , бактерияләр әз була. Балаларның сәламәтлеген ныгыты, саклау безнең бурычыбыз.


tulachi.tatarstan.ru

Түбән Ослан балаларына һәм аларның ата-аналарына 2018 нче елда бәхет елмайды. Аларның балалр бакчасында быел капиталь ремонт ясалачак.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

6 январь  көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре,  авылдашыбыз композитор Фәрит Хатиповның туган көне уңаеннан китап укучылар арасында “Шушы яктан шушы туфрактан без” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чарада  композиторның иҗат юлына кыскача күзәтү ясалды.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International