12 гыйнвар көнне Үзәк ял паркында «Хуш, Яңа ел чыршысы» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкать кызының котлавы белән башланып китте. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре төрле әкият геройлары булып киенеп, бәйрәмгә килгән тамашачылар белән төрле уеннар оештырдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы, Боз патшабикәсе тамашачыларны Яңа ел һәм Искечә Яңа ел белән тәбрикләделәр. Кыш бабай белән Кар кызын озаткач, бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.
Крәш Шуран авыл мәдәният йортында балалар өчен "Чыршы, чыршыкай!" исемле күңел ачу программасы булып узды.
Хөрмәтле Васига ханым! Сезне аклыкка, сафлыкка төренгән кышка туры килгән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Сезнең сабырлыкка, зиһенле, олы җанлы, мәрхәмәтле булуыгызга сокланабыз. Сез гомер юлын искиткеч матур уздыгыз, керсез күңелегез белән әсир иттегез, яхшы әни, Нургали Миннехан улы белән тиң парлар булдыгыз, нык таянырдай өч ир бала үстердегез, һәрберсенә төпле белем биреп, республикага гына түгел, илгә үрнәк шәхесләр итеп тәрбияләдегез. Алар – безнең дә горурлыгыбыз. Васига апа! Сезнең алдагы көннәрегез дә якты, тыныч, бәхетле узсын иде. Ходай сезгә бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, сәламәтлек сезне беркайчан да ташламасын!
Краснояр авыл клубында балалар өчен "Яңа елда - яңа дуслар!" дип исемләнгән чара булып узды. Биредә балалар уеннарда катнашып үз активлыкларын күрсәттеләр, шулай ук бик теләп үзләренең таланларын ачтылар. Аннары алар дустанә мөнәсәбәттә аралашуларын чәй табыны артында дәвам иттеләр.
Мәлләтамак авыл мәдәният йортында кышкы каникуллар вакытында балалар белән өстәл теннисы буенча турнирлар үткәрелде.
1945 елның январь ае... Бөек Ватан сугышы барган бу айларда Тәтеш шәһәрендә нинди документлар чыгарылды?...
Яңа Сәет авыл мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
Мөслим лицеенда “Ихласлыкка ирешү юллары” исемендэ Тормыш дәресе үтте.