ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле Сания Миннегалиевна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - юбилеегыз белән тәбрик итәбез.


bkaybic-kaybici.tatarstan.ru

Бүген Тукай исемендәге җәмгыять базасында район агроформированиеләре җитәкчеләре, тармак белгечләре, фермерлар 2017 елда кырчылык һәм терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Һәр тармак эше буенча тиешле белгечләр анык анилиз белән чыкты. Киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.


jutaza.tatarstan.ru

Бүген Кымыз-Тау спорт базасында республика программасы буенча тергезелгән чаңгы-прокат базасын ачу тантанасы булып узды


jutaza.tatarstan.ru

Бүген, 20 нче гыйнварда, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда район алдынгылары бәйрәме узды. 


aktanysh.tatarstan.ru

 20 январьда Олы Әшнәк авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сагутдинова Галия Мостафа кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

   Район мәдәният йортында, 2018 елның 24-25 гыйнвар көннәрендә, “Тарихи хәтер” партия проекты кысаларында, “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” күргәзмәсе эшләячәк. Биредә якташларыбызның фронттан килгән хатлары белән танышырга мөмкин булачак. Хөрмәтле якташлар, күргәзмәгә рәхим итегез!


jutaza.tatarstan.ru

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” Фонды Попечительлек Советы Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.


aktanysh.tatarstan.ru

Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында  “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте командалары арасында мини-футбол ярышлары узды.


alkeevskiy.tatarstan.ru

Бу яман гадәт тозагына эләгүчеләр арасында үсмерләрнең  булмавы да сөендерә. 

Әмма көендерерлек сәбәпләр дә бар. Узган ел районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле  өч җинаять ачылган. Ел әле башланды гына, ә үткән атнада район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матактагы бер фатирда наркотик матдәләргә тап булганнар. Бу факт буенча да җинаять эше кузгатылган.


alkeevskiy.tatarstan.ru

      Агымдагы елның 19 нчы гыйнварында Психологик үзәктә педагог-психологлар, логопед һәм социаль педагогларның методик берләшмә утырышы булып узды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International