ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Хезмәт хакын конвертлата түләү, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, яисә әлеге өлкәдә закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт порталына хәбәр итәргә мөмкин.


leninogorsk.tatarstan.ru

Соңгы елларда район территориясе - төзелеш мәйданына әйләнде.  Кайсы тарафка күз салсаң да төзелешкә, төзекләндерүгә юлыгасың.  Үткән елның көзендә район үзәгендә тагын  бер яңа объект -  физкультура сәламәтләндерү комплексын сафка бастыру башланган иде.


drogganoye.tatarstan.ru

Россия Федерациясенең Шәһәр төзү кодексына һәм "Җир төзүчелек турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде. Аның белән туры китереп, торак пунктлары территорияләрен һәм территориаль зоналарны җир төзүчелек объектлары исемлегеннән чыгарылды. Үзгәрешләр Бердәм дәүләт күчесез милек реестрына шул территорияләрнең чикләре турында мәгълүматны кертү процедурасын җиңеләйтү һәм срокларны кыскартуга юнәлтелгән. 


almetyevsk.tatarstan.ru

 944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.

Шул уңайдан Кенәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче"Патриок" музеенда Батырлык дәресе узды

tukay.tatarstan.ru

Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган һәм инде 60 яшен тутырып килүче Җәмил Шәрипов үзе турында күп сөйләргә яратмый. Шулай да туган төбәгендә бөтен барлыгын куеп аның үсешенә үз өлешен кертә алуы белән горурлануын яшерми. 


drogganoye.tatarstan.ru

"Мизгел" яшьләр үзәгенең белгечләре һәр атна саен күңел ачу,  интеллектуаль характердагы чаралар уздыралар. Мәсәлән, кичә, 17 гыйнварда Мөслим яшьләре   "Мафия" уенына җыелды ...


muslumovo.tatarstan.ru

«Ут, газга бәяләр июльдән артачак» дип язган идек. 


drogganoye.tatarstan.ru

Әлмәт районы авылларында халык җыеннары уза. Чираттагы очрашу Яңа Нәдер авылы җирлегендә узды. Аның эшендә “Татнефть” компаниясе генераль директорының беренче урынбасары, баш инженер, район Советы депутаты Наил Ибраһимов, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова катнашты. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Бүген - 26 гыйнвар көнне Балтачта "Дулкын" бассейны ачылды.  Бу  район тарихында зур вакыйга булуы белән мөһим.

Әлеге тантаналы  зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз  Минвазыйх улы Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум»   төзелеш оешмасы  директоры Дамир Фәрит улы Сафин да катнашты. Мөхтәрәм кунаклар үзләренең ихлас теләкләрен ирештерделәр. Бассейн төзөлешендә актив катнашкан оешма коллективына "Рәхмәт хатлары" һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ниһаять түземсезлек белән көткән кадерле минутлар якынлашты - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейнны рәсми рәвештә  ачу һәм  символик ачкычны  тапшыру өчен Биектау районының Дәрбишләр бистәсендә  шушы ук сәгатьләрдә  тагын бер бассейнны ачу тантанасында  катнашкан мәлдә онлайн режимда турыдан-туры  элемтәгә чыгып, ТР Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка  старт бирде. 

 


baltasi.tatarstan.ru

Район җитәкчелегенең халык белән беренче очрашуы Иске Котыш авыл җирлегендә узды.


cheremshan.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International