ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген район Светының актлар залында беренчел Профсоюзлар активы конференциясе булып узды. Аның эшендә гомумроссия профсоюзларының дәүләт һәм иҗтимагый активистлары рәисе Ольга Калашникова катнашты. Ул залдагыларга Татарстан профсоюзлары комитеты эше турында кызыклы презентация күрсәтте.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Балалар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.


tulachi.tatarstan.ru

25 гыйнвар көнне,  Күкчә авылы китапханәчесе  “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөруче укучылар белән берлектә  шагыйрә,  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышлап “ Иң гүзәл биеклек ”- дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты шагыйрәнең иҗаты белән укучыларны якыннан таныштыру һәм матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү булды.


tulachi.tatarstan.ru

Бу чараның төп максаты нәрсә ул дуслык?, чын дус нинди булырга тиеш, дуслык кагыйдәсен, игелеклелекне аңларга өйрәтүне үз эченә алды. Аннары балалар белән дуслык турындагы әкиятләр укылды һәм фикер алышулар булды. Әйдәгез, бер - беребезгә ягымлы, кайгыртучан булыйк һәм тату яшик! - дигән сүзләр белән тәрбия сәгатебез тәмамланды.


tulachi.tatarstan.ru

Югары Ослан Советының 30 нчы утырышында район халкы тормышын яхшыртуга үзеннән зур өлеш керткән һәм сайлаучыларның ышанычын аклаган Яр Морквашы авыл җирлеге депутаты Горшков Вячесав Рәхмәт хатына ия булды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

2018 елның 26 гыйнвар көнендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә  социаль – хокукый хезмәт күрсәтү ярдәме  белән Баландыш җирлегендә консультатив көн үткәрделәр. 


tulachi.tatarstan.ru

Теләче урта  мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча  КВН үткәрелде.  Күнелле чарада  барлык  бишенче   сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен генә түгел,  логик фикеләү күнекмәларен, җитезлекләрен дә  күрсәттеләр. Күңелле математик  чараны  математика  укытучысы  Е.В. Иванова  оештырды.


tulachi.tatarstan.ru

29 нчы январьда сәгать 10.00 да район Советының чираттагы 30 нчы утырышы булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

29 нчы январьда Югары Ослан Советының актлар залында Терроризмга каршы комиссия утырышы булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International